КАРЫНҖА ДОГАСЫ Бу дога намуслы кешеләр өчен! Әлла Рабби үә Җәбраилә үә Микәилә үә Исрафилә үә Гъазраилә үә Ибраһимә үә Исмәгыйлә үә Исхәка үә Йәгъкубә үә мүнзиләл–бәракәти үә мүнзиләт–тәурати үәз–зәбури үәл–фуркани үә лә хәүлә үә лә куввәтә иллә бил–ләһил–галиййил–газыйм. Лә иләһә илләл–лаһүл–мәликүл–хәккуль–мүбин Мухәммәддүр–расүлүллаһи садикуль–үәкъдүл–әмин. Йә Раббә! Йә Раббә! Йә Хәйй! Йә Каййүм! Йә зәл–Җәләли үәл–икрам! Әсьәлүкә йә раббәл–гъаршиль–газыйми ән йәрзукани ризкан хәләлән таййибән бирахмәтикә йә әръхәмәр–рахимин. Йәмлихә. Мәксәлинә. Мислинә. Мәрнуш. Дәбәрнуш. Шәзәнуш. Кәфәштатыйүш. Кыйтмир. Мәгънәсе: Йә Аллаһым! Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил, фәрештәләрнең һәм Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб пәйгамбәрләрнең Раббысы! Бәрәкәтләрен иңдерүче! Тәүрат, Зәбур, Коръән иңдерүче! Олы, Бөек Аллаһы Тәгаләдән гайре көч–куәт юк! Ул—Падишаһ, Хак, Ачыклаучы; Мөхәммәд — Аллаһы Тәгаләнең рәсүле, рас сүзле, әманәт саклаучы. Йә Рабби! Йә Рабби! Иң тере булучы. Барлыгында беркемгә, бернәрсәгә мохтаҗ булмаучы! Йә олы кодрәт, хөрмәт иясе! И Бөек гареш Раббысы! Хәләл булган хуш ризык белән үземне ризыкландырсаң иде дип Синнән үтенәмен! И иң мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе! Әгәр дә сәүдәгәр кеше Карынҗа догасын биш кәгазьгә язып, шуларның дүртесен кибет яки складының дүрт почмагына элеп куйса, ә бишенчесен үзе белән йөртсә, Аллаһы Тәгалә бу бәндәнең кибетенә, эше урынына, товар тулы складына киң ризык һәм бәрәкәт иңдерер. Аллаһы Тәгалә бу кешенең кибетенә сатып алучыларны юнәлдереп, кырмыска оясына охшатып торыр. Сатылмаган малга бу доганы җиде мәртәбә укысаң, ул мал да берничә көн эчендә сатылып бетәр, Иншаллаһ.

Теги других блогов: Ислам Дуа Карынҗа догасы