Сметанник Бер таба ачык каймак бәлеше өчен кирәк булачак: Камыр: * 200 гр акмай (сливоч. масло); * 1 йомырка; * 1,5 чәй кашыгы разрыхлитель; * ярты стакан шикәр комы; * 2 стакан он Эчлек: * 450-500 гр кибет каймагы (сметана); * 4 йомырка; * 30 гр ваниллы шикәр комы; * 2 гр ванилин; *4 аш кашыгы шикәр комы * мин 1 аш кашыгы крахмалда өстәдем; Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Суыткычтан алган акмайны эре угычтан үткәрәбез, шикәр комы, йомырка кушабыз. Он белән разрыхлительне илибез, аннан акмайга аз-азлап салып камыр басарга. Камырны ял иттерәбез. Камыр ял иткән арада эчлеккә дигән барлык ингредиентларны кушып бер массага китерәбез. Ванилин яратмыйсыз икән салмаска да була, 2 аш кашыгы шикәр комы өстәгез. Табаны майлыйбыз, гади табада да, тортлар пешерә торган формада да пешерергә була. Камырны җәябез, кырыйларын биегрәк итегез, мичтә пешкәндә әзрәк эри. Эчлекне агызабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы мичтә 45-50 минут пешә. Суынгач кисеп табынга куябыз. Тәмле булсын! Автор Эльмира Нигъмәтҗанова 🤗😍

Теги других блогов: выпечка рецепт сметанник